news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның бер авылында янгында ир-ат һәлак булган

Бүген иртән Нармонка авылында чыккан янгын 30 кв. метр мәйданга зыян салган.

Татарстанның бер авылында янгында ир-ат һәлак булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тәтеш районының Нармонка авылында янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 8.10 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Тәтеш районының Нармонка авылында кечкенә агач йорт януы турында хәбәр килгән.

133нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре йортны тулысынча янгын чорнап алуын ачыклаган. 20 минуттан янгынны сүндергәннәр.

Янгын сүндерүчеләр йорт корылмаларын тикшергәндә ир-ат мәетен тапкан. Ир-атның шәхесен ачыкларга кирәк булачак.

Янгын 30 кв. метр мәйданга зыян салган.


news_right_1
news_right_2
news_bot