news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белоруссиядән килгән фура Чаллы янында юл кырыена төшеп киткән

Йөк машинасына төялгән товар трасса кырыена түгелгән.

 Белоруссиядән килгән фура Чаллы янында юл кырыена төшеп киткән
очевидцы

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанга Белоруссиядән килгән фура Чаллы янында юл кырыена төшеп киткән һәм бер ягына әйләнеп капланган. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Һәлакәт кичә кич булган. Йөк машинасы йөртүчесе идарә итә алмыйча юл кырыена төшеп киткән булуы ихтимал.

«Йөк машинасының арбасы икегә бүленгән диярлек. Машинага төялгән товар юлга түгелгән. Зыян күрүчеләр турында хәбәр юк», - дип сөйләгән шаһитлар.


news_right_1
news_right_2
news_bot