news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда икенче сыйныф укучысы 20 мең сумлык парфюмерия урлаган

Малай мәктәптән өенә кайтып барганда бутикка кергән һәм кеше күрмәгәндә генә үзенә ошаган флаконнарны рюкзагына шудырган.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда икенче сыйныф укучысы 20 мең сумлык парфюмерия урлаган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

ЗЯБ бистәсендә парфюмерия бутигы хуҗасы кибеттән әйбер урлаулары турында полициягә мөрәҗәгать иткән.

Полицейскийлар тикшерү барышында ачыклаганча, икенче сыйныф укучысы мәктәптән өенә кайтып барганда бутикка кергән һәм кеше күрмәгәндә генә үзенә ошаган флаконнарны рюкзагына шудырган.

Шул хактагы мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга тапшырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot