ТР Президенты Чаллыда пар генераторы шартлау очрагын җентекләп тикшерүне сорады

4 декабрьдә төзелеш объектында шартлау нәтиҗәсендә бер эшче үлгән, икенчесе җитди җәрәхәт алган

  (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). ТР Хөкүмәт йортында узган республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 декабрьдә Чаллыда төзелеш объектында булган хәл турында искәртте. Ул вакытта кулдан ясалган пар генераторы шартлаган. Нәтиҗәдә, бер эшче үлгән, икенчесе җитди җәрәхәт алган.
ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2013 елның 5 декабренә кадәр республикада 2517 тикшерү үткәрелгән, күпфатирлы торак йортларда капремонт үткәрү барышы буенча техник куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы ачыкланган, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.