Татарстанда авыр җинаятьләр кылуда шикләнелгән 10 кешегә карата җинаять эше тикшерелә

2012 нче ел дәвамында Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә егетләр берничә автомобиль куып китә, караклык һәм һөҗүм итеп талау белән шөгыльләнә

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан 18 яшьлек Р. Т., Ф. Г., А. К., П. Б., Н. К, 19 яшьлек Д. З., 20 яшьлек А. Б., Р. К., шулай ук 16 яшьтәге ике яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылган. РФ Җинаять Кодексының 158 нче маддәсенең 2 нче частендә (караклык), 162 нче маддәнең 2 нче частендә (алдан килешү буенча корал кулланып бер төркем затның талау максаты белән һөҗүм итүе), 166 нчы маддәнең 1 нче частендә (автомобиль куып китү) каралган җинаятьләр кылуда аларның һәркайсының өлеше бар. Бу хакта РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, 2012 нче ел дәвамында Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә егетләр берничә автомобиль куып китә, караклык һәм һөҗүм итеп талау белән шөгыльләнә. 2012 нче елның 1 нче декабрендә Яшел Үзән шәһәрендә кичен маска кигән ике шикләнелүче ату коралы тотып “Пятерочка плюс” кибетенә бәреп керә. Берничә тапкыр атып, яшьләр кибет персоналыннан үзләренә керем акчаны бирүләрен таләп итә. Әмма юлбасарлар полиция хезмәткәрләре һәм сатып алучылар тарафыннан тоткарлана. Моннан тыш, һөҗүмдә катнашкан өченче зат та кулга алына. Ул җинаятьтәшләрен машинада көтеп утырган була.
Егетләр үз гаепләрен тулысынча таныган. Суд аларны сак астына япкан.
Хәзерге вакытта дәлилләрне ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.