news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугалы мошенникларга 150 мең сумнан артык акча күчергән

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенә 50 яшьлек хатын-кыздан мошенниклык факты буенча хәбәр килде. Китерелгән матди зыянның гомуми суммасы 155 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенә сылтама белән районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүченең кесә телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра. Ир мошенниклар ханымның исеменә кредит рәсмиләштергән, бу проблеманы хәл итү өчен яңа кредит рәсмиләштерергә һәм алынган акчаларны ул күрсәткән исәпкә күчерергә кирәк, дип белдерә.

Зыян күрүче әңгәмәдәшенә ышана һәм аның барлык күрсәтмәләрен үти. Ул кредит рәсмиләштереп, 155 мең сум күләмендә алынган акчаларны җинаятьчеләрнең абонент номерларына күчерә. Соңрак мошенникларның корбаны булуын аңлап, Алабуга полициясенә хәбәр итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100