Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә 80 яшьлек әби, мунчада ис газы белән агуланып, аңын югалткан
Әбине улы табып алган һәм шунда ук ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә 80 яшьлек әби, мунчада ис газы белән агуланып, аңын югалткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә 22.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Әлмәт Үзәк районы хастаханәсенә ис газы белән агуланган 80 яшьлек әбине китерүләре хакында хәбәр килгән.
Ачыкланганча, аңсыз хәлдәге карчыкны улы табып алган. Ир-ат шунда ук ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Әбине хастаханәгә озатканнар. Табиблар аның хәлен уртача дип бәяли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз