news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның халык язучысы Талха Гыйниятуллин вафат

Талха Гыйниятуллин - Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Учалы районының Мактаулы гражданины.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 7 ноябрьдә, 95нче яшендә, Башкортстанның халык язучысы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Талха Гыйниятуллин (әдәби тәхәллүсе Анатолий Генатулин) вафат булды.Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Талха Юмабай улы Гыйниятуллин 1925 елның 20 апрелендә Учалы районы Уразай авылында туа. Сугыштан соң А.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Дистәләгән хикәя, повесть, романнар авторы. 1955 елдан Мәскәүдә яшәсә дә, җәен туган авылы Уразайга кайта. Соңгы вакытта Учалы шәһәрендә яшәгән.

Талха Гыйниятуллин - Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Учалы районының Мактаулы гражданины.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot