Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анталья кешесе үз бакчасыннан борынгы табут-корылма казып чыгарган
Белгечләр табутның безнең эрага кадәр дүртенче гасырда куелган булуын җиткергән.
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Төркиянең Анталья провинциясенең Демре шәһәре кешесе бакчасын төзекләндергәндә дүрт метрлап тирәнлектә таш табут-корылма тапкан. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.
Табылдыкны карарга чакырылган музей хезмәткәрләре табутның безнең эрага кадәр дүртенче гасырда куелган булуын җиткергән. Биеклеге биш метр булган корылма Ликия чорына — Кече Азия көньягында берничә мең ел элек булган илгә карый. Борынгы ил хәзерге Анталья һәм Мугла төрек провинцияләре җирләрендә булган.
Мәгълүмат өчен. Ликия - персиялеләр, Александр Македонский, римлеләр һәм төрекләр тарафыннан басып алынган. Антик дәүләт составына кергән Ликия үз мөстәкыйльлеген саклаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз