Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның атказанган юристы Рафаил Дәүлиев вафат
Рафаил Дәүлиев инициативасы белән республиканың Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте структураларында хөкем ителгәннәргә рухи тәрбия бирү өчен мәчетләр һәм чиркәүләр ачылды.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (УФСИН) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе, УФСИН Иҗтимагый Советы рәисе, «Ярдәм» фонды хезмәттәше, Татарстанның атказанган юристы Рафаил Дәүлиев бүген 69 яшендә вафат булды.
Рафаил Дәүлиев 1953 елның 28 февралендә Казанда туган. 1976 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Гомер буе Татарстанның көч структураларында эшли. Ул сак, психологик хезмәт, хөкем ителгәннәр белән тәрбия эше бүлекләре эшчәнлеге координациясен алып барды, тәрбия колонияләре төркемнәрен җитәкләде.
Рафаил Дәүлиев инициативасы белән республиканың УФСИН структураларында хөкем ителгәннәргә рухи тәрбия бирү өчен мәчетләр һәм чиркәүләр ачылды. Ул соңгы көннәренә кадәр «Ярдәм» фондындагы вакыйгалар белән кызыксынып торган, фонд проектларына төрлечә ярдәм итте, диелә хәбәрдә.
«Ярдәм» мәчете һәм фонды җитәкчелеге Рафаил Дәүлиевнең якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз