Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең кулга алыну срогын озайтты
Галәвиевнең җәза срогын 2022 елның 11 гыйнварына кадәр озайттылар.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Басман суды Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең кулга алыну срогын озайтты, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Суд Галәвиевнең җәза срогын 2022 елның 11 гыйнварына кадәр озайту ходатайствосын хуплады», — дип сөйләде судның матбугат сәркатибе Ирина Софинская.
Июньдә Илназ Галәвиевне комплекслы психология-психиатрия экспертизасы уздыру өчен Мәскәүгә Сербский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына күчергәннәр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз