news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатирда ун чит ил кешесен теркәгән Казан кешесе штраф түләячәк

Элек хөкем ителгән 23 яшьлек ир-ат миграция хезмәтенә фатирында 10 чит ил кешесен теркәү турындагы документ тапшырган.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фатирда ун чит ил кешесен теркәгән Казан кешесе штраф түләячәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Судта ачыкланганча, узган елның апрель башында элек хөкем ителгән 23 яшьлек ир-ат миграция хезмәтенә фатирында 10 чит ил кешесен теркәү турындагы документ тапшырган. Алар ул фатирда яшәмәгән.

Суд әлеге ир-атны «Чит ил гражданын ялган исәпкә кую» маддәсе буенча гаепле дип таныган һәм 20 мең сум штраф билгеләгән.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100