news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче әби мошенникларга миллион сум акчасын күчергән

Полиция ачыклаганча, аферистларның номерлары Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Смоленск шәһәрләрендә теркәлгән.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда яшәүче әби мошенникларга миллион сум акчасын күчергән. Ул акчасын банк ячейкасына салам дип уйлаган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автошәһәрдә яшәүче 70 яшьлек әби полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенә шалтыратучы хатын-кыз үзе белән банк хезмәткәре дип таныштыруын сөйләгән. Ул пенсионерны мошенниклар акчасын алырга тели һәм ашыгыч рәвештә банк ячейкасына салырга кирәк дип ышандырган. Бу эшне телефон буенча башкарып булуын аңлаткан.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз шалтыраткан хатын күрсәтмәләрен тулысынча үтәгән һәм күрсәтелгән счетка миллион сум акча күчергән.

Ялган банк хезмәткәре пенсионерга акчалар ышанычлы урында булачак дип вәгъдә иткән һәм тагын күпме акчасы булуы белән кызыксынган. Әбинең 500 сумнан кимрәк акчасы калганын белгәч, ул акчага банкка кадәр таксида барырга киңәш иткән.

Билгеләнгән көндә әбинең счетына акча күчмәгән. Алданган әбигә тагын шалтыратканнар һәм ярты миллион кредит алырга тәкъдим иткәннәр. Шул вакытта пенсионер мошенниклар корбаны булганын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция ачыклаганча, аферистларның номерлары Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Смоленск шәһәрләрендә теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100