Татарстанда полиция хезмәткәре һәлак булу сәбәбен ачыклыйлар

Ату коралыннан яраланган полицейскийны кабинетта табып алалар, шунда ук табибларны чакырталар, тик ул хастаханәгә барганда үлә.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомство биналарының берсендә полиция хезмәткәренең һәлак булу сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.«7 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының бер бинасында полиция хезмәткәре табель коралыннан атып, үзен яралаган», – диделәр агентлыкка Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.Ашыгыч ярдәм табиблары ир-атка тиешле ярдәмне күрсәтсә дә, бөтен тырышлыкларына карамастан, ул хастаханәгә барганда вафат була.Полицейский һәлак булу турында Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгородний җитәкчелегендә комиссия төзелгән. Хезмәт тикшерүе үткәрелә.