news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын вакытында әби белән бабай кечкенә оныкларын коткарган

Бүген көндез Кол Гали урамындагы өч бүлмәле фатирда чыккан янгында 10 квадрат метр мәйданда әйберләр һәм җиһаз янып беткән.

Казанда янгын вакытында әби белән бабай кечкенә оныкларын коткарган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Ут белән саксыз эш итү Казанда Кол Гали урамындагы йорт фатирларының берсендә янгын чыгуга сәбәп булган. Янгын вакытында бабасы белән әбисе ике кечкенә оныгын коткарып калган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 13.10 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына Кол Гали урамындагы 24/36 номерлы йортның беренче катында өч бүлмәле фатирда янгын турында хәбәр килде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләрне янган фатир хуҗалары каршы алган һәм уттан алты һәм дүрт яшьлек ике оныкларын алып чыгарга өлгерүләре турында хәбәр иткән. Балаларны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Янгын чыккан фатир күршеләре өйдән мөстәкыйль рәвештә чыга алган.

Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot