Удмуртиядән килүче җиңел автомобиль Татарстан трассасында юл читенә төшеп киткән

Юл һәлакәте иртәнге унынчыда Әлмәт районында булган.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртиядән килүче җиңел автомобиль Татарстан трассасында юл читенә төшеп киткән. Нәтиҗәдә, ир белән хатын һәм аларның кечкенә сабыйлары зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Иртәнге унынчыда Удмуртия номерлары куелган «Лада Калина» автомобиле Елхово авылы янында юл читенә төшеп капланган. Машинада утыз яшьләр тирәсендәге ир белән хатын һәм аларның биш яшьлек уллары булган.

Аларның өчесен дә «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә озатканнар.