news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 юлында ике машина бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Юл-транспорт һәлакәте бүген 10.00 сәгать тирәсендә республиканың Минзәлә районында булган.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 юлында чит ил машинасы борылганда автомобильне бәрдергән. Һәлакәттә зыян күрүче бар. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте бүген 10.00 сәгать тирәсендә республиканың Минзәлә районында булган. «Фиат» автомобиле борылганда «Рено» җиңел машинасын үткәреп җибәрмәгән. Бәрелешүдән соң ике автомобиль дә юл кырыена чыккан.

«Һәлакәттә «Фиат» автомобиле пассажиры зыян күргән. Ул күкрәге һәм башы авыртуга зарланган. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», — дип ачыклык кертте юл һәлакәте шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100