news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәхси йортта янгын чыгу сәбәпле веранда ишелеп, хатын-кызның гомере өзелгән

Янгынны бер сәгатьтән артык сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, йортның янкормасы, чормасы һәм каралтылары тулысынча янып беткән.

Казанда шәхси йортта янгын чыгу сәбәпле веранда ишелеп, хатын-кызның гомере өзелгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда шәхси йортта янгын чыгу нәтиҗәсендә веранда җимерелеп төшеп, хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авиатөзелеш районында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр 112 бердәм номерына кичә төнге уникенчедә килгән.

5нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга дүрт минут эчендә килеп җиткән. Бу вакытта йортның янкормасын һәм чормасын ялкын телләре ялмап алган, верандасы өлешчә җимерелеп төшкән була инде. Моннан тыш, ялкын телләренең күрше участоктагы мунчага һәм сарайга күчү куркынычы килеп туа.

Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган йорт хуҗалары верандада зур кыенлык белән генә хәрәкәтләнүче 63 яшьлек хатын-кызның калуын әйткән. Шул ук вакытта, алар ярдәм сорамаган.

Янгынны бер сәгатьтән артык сүндергәннәр. Ут белән көрәшүчеләр, җимерелеп төшкән веранданың кисәүләрен аралаган вакытта, караватта яткан хатын-кыз мәетенә тап булган. Янгында башка беркем дә зыян күрмәгән, әмма йортның янкормасы, чормасы һәм каралтылары тулысынча янып беткән. Шулай ук күрше участоктагы сарай да янган, мунчаның диварына да зыян килгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100