news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән үзәгендәге күлдә 14 яшьлек үсмер батып үлгән

Малай күлдә коенган вакытта кисәк кенә су төбенә киткән.

Яшел Үзән үзәгендәге күлдә 14 яшьлек үсмер батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Яшел Үзән шәһәре үзәгендәге күлдә 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига бүген 14.22 сәгатьтә Яшел Үзәннең үзәк паркы янындагы күлдә булган.

Якынча фаразлар буенча, 14 яшьлек малай күлдә коенган һәм көтмәгәндә су астына киткән. Урынга ашыгыч хезмәтләр килгән. Икенче зона коткару отряды водолазлары югалган баланы эзли башлаган.

Күлдә эшли торган фонтанны эзләү эшләре куркынычсыз булсын өчен сүндергәннәр. Кичке якта баланың мәетен күл төбеннән чыгардылар.

Ачыкланганча, малайлар шәһәр күле яры буйлап йөри. Шул чакта бу бала күл уртасындагы мәйданчыкка кадәр йөзәргә җыена. Ул фонтаннан якынча ике метр ераклыкта булганда аякларының суүсемнәргә чорналуын әйтеп кычкырган. Шуннан соң яшүсмер күздән югалган.

«Баткан малайга ярдәмгә шаһитлар ташланган, алар шул ук вакытта коткаручыларны да чакырткан. Берничә сәгать узгач, коткаручылар баланың мәетен судан алдылар», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка Яшел Үзәннең суда коткару (ОСВОД) оешмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100