news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада дус кызын коткарганда суда батып үлгән ир-атның мәетен тапканнар

Сулык төбендә арматура кисәкләре чыгып торган бетон плитәләр булу сәбәпле, ир-атны эзләү эшләре катлауланган.

Түбән Камада дус кызын коткарганда суда батып үлгән ир-атның мәетен тапканнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада дус кызын коткарганда суда батып үлгән ир-атның мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән 6нчы зональ эзләү-коткару отряды водолазлары ярдан биш метр ераклыкта 32 яшьлек ир-атның мәетен тапкан һәм ярга чыгарып полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Сулык төбендә арматура кисәкләре чыгып торган бетон плитәләр булу сәбәпле, ир-аны эзләү эшләре катлауланган.

Коткаручылар сүзләренчә, ике пар су коенырга килгән. Кызларның берсе бата башлаган. Аңа егете һәм аның дусты ярдәмгә ташланган. Кыз сөйгәне белән ярга чыга алган, ә аларның дуслары баткан.

Бу урын коену өчен җиһазланмаган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100