news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңел машина йөртүче Казаннан чыгу юлында экскаваторга бәрелеп хастаханәгә эләккән

Авария бүген 9.20 сәгатьтә Казан – Яшел Үзән трассасында булган.

Җиңел машина йөртүче Казаннан чыгу юлында экскаваторга бәрелеп хастаханәгә эләккән
шаһитлар фотосы

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Җиңел машина йөртүче Казаннан чыгу юлында экскаваторга бәрелеп хастаханәгә эләккән.

Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына сөйләүләренчә, авария бүген 9.20 сәгатьтә Казан — Яшел Үзән трассасында булган. 

Беренчел мәгълүматларга караганда, Opel җиңел машинасын йөртүче автомобиль белән идарә итә алмаган һәм экскаваторга барып бәрелгән.

«Машина йөртүче төрле җәрәхәтләр алган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә илттеләр. Юл-транспорт һәлакәте шартлары билгеләнә», — диде ЮХИДИ хезмәткәрләре. 

news_right_1
news_right_2
news_bot