news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында янгында бер кеше һәлак булган

Хәзерге вакытта һәлак булган кешенең шәхесен ачыклыйлар.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмә районының Каенлык бистәсендәге Дорожная урамында бүрәнә йортта янгын чыккан.

Янгынны сүндергәндә кеше мәете табылган. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар. Янгын мәйданы 48 квадрат метрны тәшкил иткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100