news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Идел буенда ял иткәндә 23 яшьлек егет батып үлгән

Мәрхүмнең гәүдәсе ярдан ун мерт ераклыкта өч метр тирәнлектә табылган.

Татарстанда Идел буенда ял иткәндә 23 яшьлек егет батып үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда 23 яшьлек егет дуслары белән Идел буенда ял иткәндә батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татартан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Идел янындагы Кирельск авылы янында 23 яшьлек ир-атның батып үлү хәбәре кичә кичке җиде сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәт бердәм чакыру номерына килгән.

Һәлакәт урыннында мәрхүмнең дуслары Идел буена ял итәргә килүләрен хәбәр иткән. Айнык булмаган 23 яшьлек егет су керергә уйлаган.

«Дустыбыз ярдан ерак китмәгән иде, әмма бер мәлне ул күз алдыннан югалды», — дигән мәрхүм егетнең дуслары.

116нчы ПСЧ хезмәткәрләре моторлы көймәдә елга акваториясен карап чыккан һәм трал ысулы белән елганың төбен тикшергән, әмма егетнең мәете табылмаган.

Бүген иртән егетнең мәетен эзләүләр дәвам иткән.Коткаручылар мәрхүмне ярдан ун мерт ераклыкта өч метр тирәнлектә тапкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100