Прокурор КХТИның экс-ректорын 9 елга төрмәгә утыртуны сорый

Казанның Вахитов районы судында Герман Дьяконовның шау-шу куптарган эше буенча кара-каршы сөйләшүләр башланды.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Елена Сәлахова ). КХТИның экс-ректоры Герман Дьяконовка 64 миллион сум акча урлау турындагы эш буенча дәүләт гаепләве тугыз елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Бу хакта Вахитов районы суды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген судта фикер алышулар башланды. Дьяконовтан тыш, хөкем ителүчеләр эскәмиясендә тагын алты кеше бар. Прокурор аларны өчтән тугыз елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүне сораган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда суд КХТИда 64 миллион сум урлау турындагы эшне карауга кереште, дип хәбәр иткән иде.

Гаепләнүчеләр арасында җиде кеше бар. Алар арасында элеккеге ректор Герман Дьяконовтан тыш, КНИТУ-КХТИ экс-проректоры Александр Кочнев, «Химия технологиясендә инноваторлар» кафедрасы ассистенты Игорь Дубовик һәм югары уку йортының тагын дүрт хезмәткәре бар.