news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада чит ил машинасы шоферы велосипедчыны бәрдергән

Юл һәлакәте Магистраль һәм Ф.Заһидуллин урамнары киселешендә булган.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбарәкшина). Кукмарада чит ил машинасы шоферы велосипедчыны бәрдергән. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә дип яза район газетасы.

«4 июль көнне 21.00 сәгатьтә Магистраль урамы, 21нче йорт янында юл һәлакәте була. „Volkswagen Polo“ автомобиле йөртүчесе Кукмара шәһәренең Сөләйманова урамы ягыннан Ф.Заһидуллин урамына таба хәрәкәт иткән вакытта велосипедчыга юл бирми һәм бәрдерә», — диделәр дәүләт автоинспекциясендә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, велосипедчы төрле тән җәрәһәтләре белән район үзәк дәваханәсенә озатыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot