news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында җиңел машина велосипедта барган баланы бәрдергән

Велосипед белән идарә иткән бала төрле тән җәрәхәтләре алган, аны район үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр.

Актаныш районында җиңел машина велосипедта барган баланы бәрдергән
http://aktanysh-rt.ru/

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Рузилә Хәсәнова). 6 июльдә Актаныш-Әҗәкүл юлында ВАЗ-21099 җиңел машинасы белән велосипед катнашында юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Бу хакта район газетасы яза.

Велосипед белән идарә иткән бала төрле тән җәрәхәтләре алган, аны район үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр. 

«Хәзерге вакытта һәлакәт буенча тикшерү эшләре алып барыла», — диде районның ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Искәндәр Миргалимов. 

Әлеге фаҗиганең шаһитләре әйтүенчә, 10-11 яшьләр тирәсендәге өч яшүсмер велосипед белән аскы Актаныш ягыннан Ирмәш авылына таба хәрәкәт иткән. Машина юлыннан барган вакытта балалар велосипед белән шаярышып, төрле хәрәкәтләр дә ясаган. Кыскасы, алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100