news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә иномарка юл кырыена төшеп, капланган

56 яшьлек йөртүчене хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Чирмешән районында “Дэу” автомобиле юл кырыеннан төшеп киткән һәм капланган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бөркет-Ключ торак пунктыннан чыкканда Нурлат-Кузай автоюлындагы юл-транспорт һәлакәте турында ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә кич хәбәр ителгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, 56 яшьлек йөртүче идарәне югалткан һәм юл кырыеннан төшеп киткән, аннары машина капланган.

Машина йөртүче күпсанлы имгәнүләр алган һәм ашыгыч ярдәм машинасында Чирмешән Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Һәлакәт урынына килгән 135 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре җимерелгән автомобильнең аккумляторын сүндергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot