news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда троллейбус җәяүлеләр юлында ике студент кызны бәрдергән

Әлеге хәл Юлиус Фучик урамындагы 34нче йорт каршында булган.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). 33 яшьлек троллейбус йөртүче Юлиус Фучик урамындагы 34нче йорт каршында җәяүлеләр юлыннан чыгучы 17 һәм 18 яшьлек ике студент кызга юл бирмичә, аларны бәрдергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәл кичә иртән булган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында кызлар җиңелчә җәрәхәт алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot