Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда һәлакәттә түбәсенә әйләнеп капланган машина йөртүчесе хастаханәгә озатылган
Һәлакәт бүген иртәнге җидедә Горький шоссесында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 2 автомобиль белән булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң машиналарның берсе түбәсенә әйләнеп капланган. Авто йөртүчесе хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
Бүген Горький шоссесында 6.50 сәгатьтә «ДЭУ Матиз» һәм «ДЭУ Нексия» катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәттә «ДЭУ Матиз» түбәсенә әйләнеп капланган.
«Авариядә «ДЭУ Матиз»ның 56 яшьлек шоферы зыян күргән. Ябык баш мие җәрәхәте булган ир-атны хастаханәгә китерделәр», - дип аңлаттылар ЮХИДИдә.
Авария аркасында Казанга керү юлында җитди бөке барлыкка килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз