420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чиләбедән килгән качкын җинаятьче Казан кешесенең курткасын урлауда эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре Адоратский урамындагы торак йортларның берсендә 40 яшьлек ир-атны талаганнар, дигән хәбәр ала. Урында йортның гомуми балконында таныш булмаган кешенең зыян күрүче янына килеп, янап, документлар, банк карталары, акча һәм кесә телефоны булган курткасын тартып алуы ачыкланган.
Җинаятьчене күрше ишегалдында танышлары белән спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта тотканнар. Кулга алынган ир-ат Чиләбе кешесе булып чыккан, ул караклыгы өчен федераль эзләнүгә игълан ителгән булган.
Ирне тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә илтәләр. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.