news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәхси йортта өч олы кеше һәм ике бала ис газы белән агуланган

Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә алып киткәннәр.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Вознесенское бистәсендә шәхси йортта өч олы кеше һәм ике бала ис газы белән агуланган.

«Бүген 14.40 сәгатьтә ашыгыч ярдәмнең өлкән табибыннан Вознесенское бистәсендә Батырлык урамында шәхси йортта биш кеше, шул исәптә ике бала ис газы белән агулануы турында хәбәр килгән», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

23 яшьлек ир-атны һәм 55 яшьлек хатын-кызны 7нче хастаханәгә алып киткәннәр. Ә 23 яшьлек хатын-кызны бер яшьлек малай һәм биш яшьлек кыз белән Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100