news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Мерседес» пассажиры гауга чыгарган һәм полицейскийга суккан

Агрессив 29 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар һәм полициягә китергәннәр.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртән Казанда «Мерседес» автомобиленә утырган исерек пассажир гауга чыгарган һәм полицейскийга суккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген иртән ЮХИДИ хезмәткәрләре «Мерседес» автомобилен туктаткан, анда биш кеше утырган булган. Документлар тикшергәндә исерек пассажир үзен агрессив тоткан, полицейскийларны мыскыллаган, ә бер автоинспекторның битенә суккан.

Агрессив 29 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар һәм полициягә китергәннәр. «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100