news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ир-ат сатучының башына шешә белән сугып, кибет кассасын талап чыккан

Башта ир-ат чәчәкләр сайлаган кыяфәт ясый, аннан кинәт кискен рәвештә кызга пыяла шешә белән һөҗүм итә.

Казанда ир-ат сатучының башына шешә белән сугып, кибет кассасын талап чыккан
видеодан скриншот

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Казан полициясенә төнлә ир-ат һөҗүм ясаган чәчәк кибете хезмәткәре мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Дүшәмбе, 5 апрельдә, Зәкиев урамында төнге өчләр тирәсендә сатучы кыз чәчәк кибетенә ир-атны кертә. Тегесе башта чәчәкләр сайлый, әмма күпмедер вакыттан ул сатучыга кискен хәрәкәтләр белән һөҗүм итә. Ир-ат берничә дистә тапкыр кызның башына шешә белән суга. Шешә ватылгач, ул аңа кыйпылчыгы белән сугуны дәвам итә.

Сатучыны кулы белән тотып торып, ир-ат кассаны ача һәм аннан 1,8 мең сум акча ала. Шуннан соң кибеттән чыгып китә.

Полицейскийлар шунда ук урынга килеп, шаһитлардан сораша, җинаятьченең такси чакыртуын һәм утырып китүен ачыклый. Видеокүзәтү камераларын караганнан соң, тәртип сакчылары ир-атның шәхесен ачыклый. Ул талау өчен хөкем ителгән 36 яшьлек Казан кешесе булып чыга.

Аны шул ук көнне Фучик урамында тоткарлыйлар. Оперативниклар шулай ук һөҗүм вакытында ир-ат кигән киемне дә ала. Әлеге факт нигезендә «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер кулга алынучы ирегенә чик кую мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100