Кукмара районындагы басуда төнлә янгын чыккан

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

(Кукмара, 7 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара районындагы басуда төнлә янгын чыга. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару часте хәбәр итә.

5 апрельдә 20.25 сәгатьтә Глонасс+112 системасы буенча Камышлы авылы янындагы басуда янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, 70 квадрат метр мәйданда коры үлән януы ачыклана, утның торак йортларга таралу куркынычы булмый.