news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда туңган канализация торбасын эреткәндә, бер ир-ат ис газы белән агуланган

Гадәттән тыш хәл кичә кич Чистай районының Александровка авылында булган.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче бер кеше идән астындагы туңган канализация торбасын эреткәндә ис газы белән агуланган.

Әлеге хәл кичә кич сәгать алтынчы яртыларда республиканың Чистай районы Александровка авылында Овражная урамында булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ир-ат идән астында горелка ярдәмендә канализация торбасын эретергә тырышкан.

Ис газы белән агуланган ир-атны Чистай үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot