news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас юлында авариядә пассажирлар һәм йөртүче машина эчендә кысылып калган

Бүген Апас районында, Апас - Каратун юллары чаты тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.

Апас юлында авариядә пассажирлар һәм йөртүче машина эчендә кысылып калган

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда машина йөртүче һәм пассажирлар йөк машинасы белән юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобильдән чыга алмыйча, кысылып калган.

«Татар-информ»га авариянең шаһитлары сөйләвенчә, бүген Апас районы трассасында, Апас-Каратун юллары чаты тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Шевроле» автомобиле зур йөк машинасына бәрелгән. Бәрелешүдән соң, җиңел машина кузовына җитди зыян килә, ә йөк машинасы ян ягына ауган.

Шаһитлар сүзләренчә, авариядә өч кеше зыян күргән. Җиңел машинаның шоферы һәм пассажирлары бәрелештән соң салонда кысылып калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100