Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда ир-ат унберенче каттан егылып төшеп үлгән
Минзәлә районында яшәүче 27 яшьлек ир-ат Чаллыга кунакка килгән булган.
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда ир-ат простыня ярдәмендә 11нче каттан төшәргә омтылган, әмма тотынып ала алмыйча, егылып төшкән. Бу хакта «Челнинские известия» басмасы хәбәр итә.
Республиканың Минзәлә районында яшәүче 27 яшьлек ир-атның Чаллыга кунакка килүе ачыкланган. Дуслары табын оештырган, шуннан соң фатир хуҗасы йоклап киткән. Кунак урамга чыгарга карар кыла һәм фатир ачкычларын тапмый.Шуннан соң урын-җир япмаларын бәйләп, алар буенча 11нче каттан төшә башлый. Әмма ул тотынып кала алмый, егылып төшә.
Алынган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз