news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина вафат булды

Танылган актриса озак еллар Минзәлә татар драма театрында эшләде.

Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина вафат булды

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Минзәлә театры актрисасы, Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина 93нче яшендә вафат булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәсимә Мансур кызы Җиһаншина 1926 елның 1 апрелендә Актаныш районының Пучы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан театр училищесына укырга кергән. 1946 елда Минзәлә татар драма театрында эшли башлаган, анда 40 елга якын хезмәт куйган.

Тамашачы аны Мирхәйдәр Фәйзинең шул исемдәге пьесасында Галиябану, Сәет Шәкүровның «Тамырлар»ында Саҗидә һ.б. рольләре аша белә. Ул үз геройларының милли сыйфатларын гаҗәеп нәфислек белән ачып биргән.

Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы нәтиҗәләре буенча Нәсимә Җиһаншинага РСФСРның атказанган артисты исеме бирелә. Карьерасын төгәлләгәннән соң актриса озак еллар дәвамында Минзәлә театрының хәзерге коллективының дусты булып кала.

«Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы Нәсимә Җиһаншинаның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Танылган актрисаның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланачак», - диелә министрлык хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100