news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе мәктәпләрдә эвакуация турында кисәтте

Шартлаткыч җайланма куелу турындагы аноним хәбәрләр булу сәбәпле, тикшерү үткәрергә кирәк.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Казанның берничә мәктәбендә эвакуация узачак. Бу шартлаткыч җайланма куелу турындагы аноним хәбәрләр белән бәйле. Полиция хезмәткәрләре бу мәгълүматны тикшерергә тиеш.

«Хокук саклау органнары тикшерү вакытында 129, 127, 69, 6, 68, 136, 10, 40, 21, 52, 24, 42, 18, шулай ук 55 һәм 86 мәктәпләрдән укучыларны эвакуацияли. Балаларны якындагы социаль объектларга алып баралар. Ата-аналардан 129 мәктәптә укучыларны килеп алуларын сорыйлар, чөнки балаларны урнаштыру өчен якында туры килә торган социаль объектлар юк», — дип хәбәр иттеләр мэриядә.

Матбугат хезмәтендә ата-аналарның борчылмавын сорыйлар, тынычлык өчен тикшерү үткәрергә кирәк. Аннары балалар мәктәпкә кайтачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot