Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Акчалар урлауда шикләнелүче “ТФБ Финанс” директоры кулга алынган
Беренчел исәпләүләр буенча, кертемчеләргә килгән зыян 90 миллион сумнан артык
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Кичә, 6 февральдә, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе хезмәткәрләре ышанып идарәгә тапшырылган акчаларны урлауда шикләнелүче «ТФБ Финанс» директоры кулга алынган, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Оешманың офисында тентү үткәрелгән, бик күп документлар кулга алынган. Барлык докуметрларны тикшерүчеләр өйрәнә.
Искәртеп узабыз, Моңа кадәр «Татар–информ» акча урлау турындагы гаризалар нигезендә «ТФБ Финанс»ка карата « Аеруча зур күләмдәге мошенниклык» матдәсе буенча җинаять эше кузгатылу турында хәбәр иткән иде.
Беренчел исәпләүләр буенча, кертемчеләргә килгән зыян күләме 90 миллион сумнан артык. Бүгенге көндә Татарстанның эчке эшләр органнарына акча урлау турында 100дән артык гариза алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз