Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Суд QR-кодларга бойкот игълан иткән Казан кафесы хуҗабикәсен штрафка тарткан
Хатын-кызга 80 мең сум күләмендә штраф түләү турында карар чыгарылган.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). QR-кодларга бойкот өчен Казанның Madame Pavlova кондитер хуҗасы Раилә Шәйхиевага штраф салынды. Бу хакта «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кафе хуҗабикәсенә карата судка «Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» маддәсе буенча берьюлы ике административ материал килгән.
Хатын-кызга 80 мең сум күләмендә штраф түләү турында карар чыгарылган.
Элегрәк «Татар-информ» QR-кодсыз килүчеләрне керткән кафега полицейскийларның тикшерү белән килүен хәбәр иткән иде.
Тикшерү Madame Pavlova кафесы хуҗабикәсе социаль челтәрләрдәге биттә барлык килүчеләрне QR-кодсыз кертергә җыенуы турында язганнан соң башланды. Ул һәр өстәлдә кунаклар таныша алсын өчен РФ Конституциясе ятачак, дип өстәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз