news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метроэлектротранста трамвай катнашындагы авариянең нечкәлекләре хакында сөйләделәр

Хәзерге вакытта тикшерү бара, фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.

Метроэлектротранста трамвай катнашындагы авариянең нечкәлекләре хакында сөйләделәр

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Казанның Отрадная урамындагы 32нче йорт каршында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең телеграм-каналы хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, кыз тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан. Трамвай йөртүче кисәк тормозга баскан, әмма туктап өлгерә алмаган. Авария нәтиҗәсендә кыз шунда ук һәлак булган.

«Хәзерге вакытта тикшерү бара, фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана. 4нче маршрутта йөрүче трамвайлар хәрәкәте туктатылган», - дип ачыклык керттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе үсмернең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

«Татар-информ» агентлыгы Казанда бер кызны трамвай бәрдерүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot