news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау райкомының элеккеге беренче секретаре Габдрәхим Мортазин вафат

Габдрәхим Мортазин җәмгыять алдындагы бурычына намуслы карашы, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте, актив җәмәгать эшчәнлеге нәтиҗәсендә ихтирам һәм хөрмәт казанды.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 94 яшендә КПССның Биектау райкомының элеккеге беренче секретаре, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәхим Мортазин вафат.

Габдрәхим Мортазин 1927 елның 21 августында Татарстан АССРның Арча кантоны Мүлмә авылында туган. 1941 елдан колхозда эшли башлый, 1944 елда Кызыл Армия сафларына алына.

1950 елга кадәр Төньяк флотта хезмәт итә, Бөек Ватан сугышы вакытында Баренц диңгезендә поляр конвойлар озатуда катнаша. Сугышчан уңышлары өчен ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Германияне җиңгән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

«Актив тормыш позициясе, оештыру сәләте һәм искиткеч эшлекле сыйфатлары аңа эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә уңышка ирешергә мөмкинлек бирде. Мөһим һәм җаваплы урыннарда эшләгәндә, Мортазин үзен белемле, принципиаль һәм җаваплы җитәкче итеп күрсәтте. Җәмгыять алдындагы бурычына намуслы карашы, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте, актив җәмәгать эшчәнлеге нәтиҗәсендә ихтирам һәм хөрмәт казанды. Габдрәхим Мортазин турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак», — диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков имзалаган кайгынамәдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100