news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан телеканалының баш операторы Илдар Насретдинов вафат булган

Беренчел мәгълүматлар буенча, ул яңа коронавирус инфекциясе белән авырган булган.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан иярчен телевидениесенең баш операты, Башкортстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр атказанган хезмәткәре, Россия Кинематографистлары әгъзасы Илдар Насретдинов вафат булган. Аңа 57 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ул яңа коронавирус инфекциясе белән авырган булган.

Илдар Насретдинов Башкортстан республикасының һәм Россия төбәкләренең, ерак һәм якын чит илләрнең рәсми делегацияләре сәфәрләрен яктырткан. Ул нәфис һәм музыкаль бәйрәм фильмнарын төшерүдә катнашкан. Аның эшләре Бөтенроссия төбәк телекомпанияләре фестивалендә һәм Халыкара балалар программалары конкурсында билгеләп үтелгән.

Мәрхүм белән хушлашу чарасы 8 декабрьдә Мәскәүдә узачак, диелгән «Башинформ» хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot