news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгын чыккан йортта хуҗа хатын һәлак булган

Янгын бүген төнлә Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында булган.

Татарстанда янгын чыккан йортта хуҗа хатын һәлак булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Татарстанда ике йорт тулысынча янып беткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 0.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Юлсубино авылында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Көчле җил булу сәбәпле, янгын күрше корылмаларга күчү куркынычы булган.

Берничә минуттан һәлакәт урынына янгын-сүндерү коткару часте хезмәткәрләре килгән. Һәлакәт урынында Тукай урамындагы 23нче торак йорт януы һәм янгын күрше йортка, ишегалды корылмаларына күчүе ачыкланган.

Шаһитлар янгын сүндерүчеләргә йорт эчендә өлкән яшьтәге хуҗа хатын калуы турында сөйләгән.

Янгын 188 кв метр мәйданга зыян салган.

Иртән янгын сүндерүчеләр йорт корылмаларын тикшергәндә 67 яшьлек хатын-кыз мәетен тапкан.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100