news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кешесе картасын «блокировкадан алу» өчен 100 мең сумга якын акча түләгән

Әлмәт кешесе СМС аша килгән раслау кодын әйтеп биргән.

Әлмәт кешесе картасын «блокировкадан алу» өчен 100 мең сумга якын акча түләгән
архив/Султан Исхаков

(Әлмәт, 6 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Полиция бүлегенә гариза белән Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек бер ханым мөрәҗәгать иткән. Ул банк картасыннан алдау юлы 100 мең сумга якын акчасын урлауларын хәбәр иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре Әлмәт кешесенә билгесез затның шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип таныштыруын ачыклый. Ир хәбәр иткәнчә, мошенниклар әлмәтленең банк хисабыннан акча күчерергә омтыла.

Сөйләшү барышында хатын-кыз уйлап чыгарылган хикәянең дөреслегенә ышансын өчен, ул саллы дәлилләр китергән. Әлмәт кешесе алдауларның мондый схемалары турында күп тапкырлар ишетсә дә җинаятьчегә ышанып, СМС аша килгән раслау кодын әйтеп биргән.

Икенче зыян күрүче 98000 мең сумнан колак каккан. Әлмәттә яшәүче 37 яшьлек хатын-кызның кесә телефонына, янәсе, банк хезмәткәре шалтыраткан. Билгесез берәү ханымга аның картасы блокировкаланган һәм аны блокировкадан алу өчен банк картасы реквизитларын һәм СМС аша киләчәк парольне атарга кирәк, дип әйткән.

Мөрәҗәгать итүче таныш булмаган кеше инструкциясен үти һәм шуннан соң аның банк картасыннан барлык булган акчалар мошенник хисабына күчерелә.


Бу фактлар буенча җинаять эше кузгатылган. Ялган банк хезмәткәрләренең номерлары Мәскәү өлкәсендә теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100