news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобуста тугыз яшьлек кызга бәйләнгән ир-атны эзлиләр

Бу хәл Казан янындагы Көек авылына бара торган автобуста булган.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Казанда автобуста тугыз яшьлек кызга бәйләнгән ир-атны эзлиләр. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

4 декабрь Казан янындагы Көек авылына бара торган 90 нчы номерлы автобуста билгесез ир-ат, баланы кулыннан тотып, аңа карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Бу вакытта автобус пассажирлар белән тулы булган. Кыз кычкырып җибәргән, ә җинаятьче транспорттан чыгып качкан.

Әлеге факт буенча сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре турында җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчене эзләү эшләре бара.

Татарстан Тикшерү комитеты җинаятьче турында мәгълүматы булган кешеләрне хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүләрен сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100