Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел ТР полиция хезмәткәрләре наркотик матдәләргә бәйле 2 мең 486 җинаять эше ачыклаган
Бу республикада теркәлгән наркотиклар катнашындагы җинаять эшләренең 67 процентын тәшкил итә
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Быел ТР полиция хезмәткәрләре наркотик матдәләргә бәйле 2 мең 486 җинаять эше ачыклаган, бу республикада теркәлгән наркотиклар катнашындагы җинаять эшләренең 67 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР буенча ЭЭМдагы брифингта ТР буенча ЭЭМның законсыз рәвештә наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш бүлеге башлыгы Андрей Алексеев хәбәр итте.
Билгеләп үтик, аның күпчелеге - 1735 – авыр һәм бик авыр җинаять эшенә карый. Андреев сүзләренчә, 11 айда ТР ЭЭБдә 1242 наркотик матдәләр сату факты ачыкланган. Җинаять җаваплылыгыннан качарга теләп, җинаятьчеләр соңгы вакытта “элемтәсез” наркотиклар сату ысулын файдаланалар, ләкин полиция хезмәткәләре моның белән көрәшергә өйрәнгәннәр. Быел “элемтәсез” ысул белән наркотиклар сату буенча 11 җинаять эше кузгатылган.
Быел полиция хезмәткәрләре тарафыннан республика территориясендә 13 эре наркотиклар китерү каналы ябылган. Агымдагы елда 51 наркопритон эшчәнлеге туктатылган, наркотиклар белән бәйле административ тәртип бозулар буенча 3 мең 384 беркетмә төзелгән.
Исегезгә төшерик, быел ТР ЭЭБ хезмәткәрләре тарафыннан наркотиклар кулланганлыкны тикшерүгә 170 меңнән артык кеше җибәрелгән, 3 меңгә якын кешенең тест нәтиҗәсе уңай булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз