news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тикшерү комитеты Татарстанда вертолет һәлакәткә юлыгу буенча дүрт версия китерә

Һәлакәт булган урында Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе тикшерүчеләре, Росавиация вәкилләре, коткаручылар эшли.

(Казань, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Bell-407 вертолеты һәлакәте юрамалары арасында техник төзексезлек, пилот ялгышы, сыйфатсыз ягулык һәм уңай булмаган һава шартлары торышы күзәтелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетыннан җиткерделәр.

Шунлыктан, барлык нәрсәләр җентекләп өйрәнелә: һәлакәтне күрүчеләр сораштырыла, һәлакәт булган урында дәлилләр эзләнә, белгечләр тиешле экспертиза үткәрергә җыена.

Урында Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары, Росавиация вәкилләре, коткаручылар эшли.

Татарстанда вертолетның һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылганлыгы билгеле булды.

Искәртеп үтик, вертолет иртән Казаннан Самара өлкәсенә юл тоткан. Әмма ул тиешле урынга барып җитә алмый, “Кызыл сабанчы” бакчачылык ширкәте янында һәлакәткә юлыга.

Һәлакәт аркасында 43 яшьлек пилотның гомере өзелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot