Мәскәүдә эвакуацияләнгән биналарның саны 20гә җиткән

Хәзерге вакытта әлеге урыннарда кинологлар эшли.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә “мина куелган” дигән хәбәрләр ешайган дип, экстрен хезмәтләргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Телефон террорчылары полициягә "Космос" китнотеатрында, "Галерея-Аэропорт" сәүдә үзәгендә һәм Шусева исемендәге архитектура музеенда шартлаткыч җайланмалар бар дип хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта әлеге урыннарда кинологлар эшли.

Исегезгә төшерәбез: мондый ялган хәбәрләр сентябрь башыннан Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булды.